Зәй районында авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре семинары узды

2022 елның 28 октябре, җомга
Бүген Бигеш мәдәният йортында авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең "һәвәскәр иҗат һәм милли мәдәни традицияне үстерү" темасына эшлекле семинары узды. Сәхнәдә "Самовар чистарту"-"самовар агарту"йоласы тәкъдим ителде. Шулай ук фойеда курчаклар һәм чигү буенча күргәзмә һәм мастер-класс күрсәтелде. «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры Гатина Гүзәлия Мөсәвир кызы сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Чара барышында юбилярларны Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International