Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә укучыларга хокукый белем бирү буенча бердәм республика дәресе үткәрелде
2022 елның 25 октябре, сишәмбе
Бүген Зәй политехник көллиятендә студентларга хокукый белем бирү кысаларында «Без үз гамәлләребез өчен җаваплы» дигән тематик дәрес узды, анда район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашты. Студентлар белән очрашу вакытында Разиф Гали улы Зәй муниципаль районы мисалында җәмгыять тормышында законнарның роле һәм дәүләттә тормышны җайга салуда аларның урыны турында сөйләде. Очрашу азагында балаларга район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеге булды һәм сорауларга тулы җавап алынды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов катнашында 6 нчы мәктәптә дә укучыларга хокукый белем бирүнең шундый ук дәресе узды. Шәһәр һәм районның калган мәгариф учреждениеләрендә дәресләргә шәһәр һәм район Советлары депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары чакырылган иде. Белем бирү дәресләре студентларга һәм өлкән сыйныф укучыларына төркемдә эшләү, үз карашларын ачык белдерү, әңгәмәләр үткәрү сәләтен үстерергә мөмкинлек бирде, шулай ук җаваплы карарлар кабул итү күнекмәләрен формалаштыруга һәм катлаулы ситуацияләрне анализлый белергә өйрәнүгә ярдәм итте. Укучыларны хокукый агарту буенча республика дәресләре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән республиканың барлык мәгариф оешмаларында уза. Очрашу барышында депутатлар укучыларга хокук бозуларны профилактикалау һәм балигъ булмаганнарның җаваплылыгы турында сөйлиләр, балаларны аларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыралар.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз