24-25 октябрьдә зәйлеләр өлешчә мобилизация кысаларында мобилизацияләнгән зәйлеләрне хәрби хезмәткә озаттылар. Хәрби комиссариат янына ике көн дәвамында халык җыелды, алар улларын, ирләрен һәм туганнарын озаттылар. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Ватанны саклаучыларга мөрәҗәгать итте. "Хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк күп санлы зәйлеләр анда контрактчы һәм ирекле ярдәмчеләр буларак киттеләр. Бу атнада - 24, 25 һәм 27 октябрьдә без якташларыбызны кабат мобилизациягә озатабыз. Сез барыгыз да бүген үк чын геройлар! Россиягә күп тапкырлар сугышта катнашырга туры килә, ул һәрвакыт җиңүгә ирешә, чөнки аның сугышчылары - кыю, тәртипле һәм батыр кешеләр. Зәй муниципаль районы барлык юнәлешләр буенча Указ һәм боерыкларны вакытында 100% ка үти, без тулысынча мобилизация эшенә җәлеп ителдек һәм якташларыбыз белән элемтәдә торабыз. Безнең бурыч-икътисадны саклап калу, ә сезгә -алгы сызыктагы кешеләргә – иң мөһиме исән – сау һәм җиңү белән әйләнеп кайту!- диде Разиф Гали улы. Традиция буенча сугышчыларга район имам - мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин, Благочинный Сергий Кузнецов һәм настоятель Александр Расторгуевлар фатиха бирде һәм изге юл теләде. Һәр сугышчыга районнан юлга гуманитар ярдәм – җылы кием, бәйләү материаллары, коры ризыклар һәм шәхси гигиена әйберләре белән сумкалар бирелде. Киләсе җибәрү бу атнада 27 октябрь кичендә була.