Бүген Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары тәҗрибә уртаклашты. “XXI гасыр компетенциясе нигезләре буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру” дигән темага багышланган муниципаль семинар булды. Мәктәпләрдән килгән укытучыларга программа буенча мастер-класс күрсәтелде, чыгышлар ясалды. Семинар “Җырлыйбыз да, биибез дә” дигән темага класстан тыш чара белән ачылды. Укытучылар функциональ грамоталылыкны формалаштыруда уку грамоталылыгына караган технологияләрне уңышлы куллана белү, белем бирүнең нигезе икәнен искәрттеләр. Гомумән, бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булды.