21 октябрьдә Үзәк китапханә хезмәткәрләренең «Экологик агартудан – экологик культурага»темасына семинары узды. Аның максаты: китапханәләрнең халыкка экологик тәрбия һәм белем бирү, мәдәни һәм табигый мирасны саклау буенча алдынгы тәҗрибәсен гомумиләштерү. Семинар башында китапханә директоры Сәрия Батршина китапханәләренең эшен җентекле анализлады. Шулай ук узган фестивальләргә һәм конкурсларга да йомгак ясалды, җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Методик-библиографик бүлек мөдире Ольга Руди «Китапханә шартларында балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик культурасын формалаштыру» мәсьәләсен күтәрде. Семинарда катнашучылар 2023 елда «Китап аша экологиягә» экологик культура формалаштыру конкурсының торышы һәм еллык хисапларны тапшыру таләпләре белән таныштылар. "Син, кеше, табигатьне ярат!"-темасына багышланган экологик уенны Яңа Спас авылының №22 филиал китапханәчесе Алена Курская күрсәтте. №3 Аксар китапханәсе мөдире Зөһрә Бәхтевәлиева китапханәчеләр белән Э.Еникийның «Әйтелмәгән васыять» китабы буенча укучылар конференциясе үткәрде. Семинар ахырында Елизавета Белова һәм Резеда Фәйрушина «Көзге экспозиция» һәм «Резинка ясагыз» мастер-класслары уздырды. Семинар бай эчтәлекле һәм мәгълүмати булып чыкты, экология буенча чараларны камилләштерүгә юнәлтелгән күп кенә гамәли киңәшләр бирелде.