Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
«Татарстан Республикасы хатын-кыз исемнәре: тарих һәм бүгенге көн»
2022 елның 21 октябре, җомга
Бүген без «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм бүгенге көн» рубрикасында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983), Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты (2001) Мәрданшина Рәзинә Салих кызы турында сөйләргә телибез. Мәрданшина Рәзинә Салих кызы 1926 елның 26 февралендә Ширәмәт (хәзерге Түбән Кама) районының Тоба авылында туган. Минзәлә педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, 1941–45 елларда укытучы булып эшли. 1950 елдан башлап Рәзинә Салих кызы Зәй китапханә системасында хезмәт куя. 1958 елда аны Яңа Зәй поселогында ачылган беренче китапханәгә мөдир итеп куялар. 1977 елда райондагы китапханәләр барысы да Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр системасына берләшәләр, аның җитәкчесе итеп Рәзинә Салиховна билгеләнә, һәм ул бу эшне 37 ел дәвамында, 2002 елда лаеклы ялга киткәнче алып бара. Рәзинә Мәрданшина фидакарьләрчә хезмәт куя, зур тату коллектив туплый, китапханәләргә йөрүче укучылар санын арттыруда, аларны яңа китаплар белән тәэмин итүдә ару-талу белмичә эшли. Зәй шәһәренең бүген Сөббух Рәфыйков исемен йөртүче китапханә бинасы да Рәзинә Салиховнаның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул берничә чакырылышта халык депутатларының район советына депутат итеп сайлана, озак еллар мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитетын җитәкли.Эш дәверендә Рәзинә Салих кызы күп санлы дәүләт бүләкләренә лаек була.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз