20 октябрьдә 3 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә илебезнең хәрби тарихына багышланган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән тематик очрашу узды. Укучылар өчен Зәй төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм «Гвардия» хәрби - патриотик эзләү отряды әгъзалары чыгыш ясады. Өченче мәктәпне, эзләү отряды белән күптәнге дуслык бәйли, отряд монда урнашкан һәм биредә сугыш истәлекләре коллекциясе дә урнашкан. Мәктәпне тәмамлаучыларның 15тән артыгы эзләүдә катнашты инде, алар арасында Александр Суханов, Рәмис Ибраһимов, Артем Чумараев бар. Очрашу вакытында отряд җитәкчесе Виктор Никифоров Бөек Ватан сугышы тарихы, эзләнү хәрәкәтенең ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Валентина Кузнецова чарада катнашучыларга эзләү хәрәкәте турында шигырьләр укыды. Чара барышында балаларга махсус хәрби операция турында сөйләделәр, мобилизацияләнгән солдатлар өчен рәсемнәр ясау һәм хатлар язуның мөһимлеген аңлаттылар. Алар арасында 8 баланың этисе мобилизацияләнгән. Тематик очрашудан соң балалар үзләрен кызынсындырган күп төрле сорауларны бирделәр, илебездә бугенге көндә килеп туган хәл турында сораштылар.