19 октябрьдә район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин тагын бер тапкыр Казан танк училищесында булды, анда 100 Зәй кешесе өлешчә мобилизацияләү кысаларында хәрби әзерлек уза. Петр Сергеевич солдатларга 4 мотопычкы, ике генератор, 45 көрәк, чүкеч, балта, кадаклар һәм башка кирәкле шанц инструментларын алып килде. Аларны сатып алуда «Гидромаш» оешмасы ярдәм итте. Мобилизацияләнүчеләрне өстәмә чаралар белән тәэмин итү буенча системалы эш дәвам итәчәк.