Зәй делегациясе авыл хуҗалыгы хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе
Бүген Зәй делегациясе район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Делегация составында-районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Агросила» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары, Зәй ХПП директоры, «Аксар», «Чыбыклы», «Кадер», «Сәвәләй» промышленносте комплекслары идарәчеләре һәм башкалар. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. А. Җаббаров үткәрде. Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкиле дә бар. «Зәй шикәре» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Никандров Михаил Васильевичка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде. Аңа дәүләт бүләген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International