Зәй делегациясе мобилизацияләнгән якташлар янында булды

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

17 октябрьдә Зәй делегациясе муниципаль район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин җитәкчелегендә Казан танк училищесында мобилизацияләнгән якташлар янында булды. Барлык солдатларга да якташларыннан кирәкле әйберләр һәм күчтәнәчләр җыелмасы тапшырылды. Очрашуда шулай ук район ветераннар Советы рәисе Алексей Алексеев, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, сугыш хәрәкәтләре ветераны, «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Хватков, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ростислав Аладышкин һәм бизнес вәкилләре катнашты. Зәйлеләрне Петр Уразайкин сәламләде, ул район җитәкчелеге тарафыннан беренче көннәрдән ук мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен мөмкин булган барлык чаралар күрелүен билгеләп үтте. Делегация әгъзалары мобилизацияләнүчеләр белән якыннан аралаштылар, аларның яшәү шартлары һәм хәрби әзерлек барышы белән таныштылар, борчыган сорауларына җавап бирделәр, аларның үтенеч һәм теләкләрендә язып алдылар. Петр Сергеевич мобилизацияләнүчеләргә кирәк булган очракта элемтә өчен үзенең телефон номерын әйтеп калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International