Зәйдә әтиләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә әтиләрнең әһәмиятен арттыру максатларында, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән Әтиләр көне билгеләнде, ул октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә билгеләп үтелергә тиеш. Шул уңайдан 14 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Әти-ул төп көч һәм таяныч!"- дип аталган чара узды. Чыгыш ясаучылар арасында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Нестягина җитәкчелегендәге "Улыбка" («Елмаю») хореография ансамбле, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Марина Петленко җитәкчелегендәге "Магия" («Тылсым») халык хореография төркеме, сәнгать җитәкчесе Ольга Васильева җитәкчелегендәге "Горячие сердца" («Кайнар йөрәкләр») концерт төркеме, Фәнүр Минекаев җитәкчелегендәге «Адымнар» татар мәдәнияте клубы һәм шулай ук Зәй ГРЭСы иҗат коллективы бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International