16 октябрьдә район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин җитәкчелегендәге делегация полигонда һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендәге мобилизацияләнгән якташлар янында булдылар һәм аларга кирәкле әйберләр җыелмасы һәм күчтәнәчләр тапшырдылар. Егетләрнең кәефе күтәренке. Шул ук кичтә Зәй районы иҗат коллективлары һәм Зәй ГРЭС ының «Наше время – Безнең Заман» фестивалендә катнашучылар көче белән «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Ватанны саклаучылар өчен патриотик концерт оештырылды. 17 октябрь көнне танк училищесында булган Зәй егетләре белән очрашу оештырылачак. Зәй муниципаль районы җитәкчелеге мобилизациягә җибәрүнең беренче көннәреннән үк, бу гаиләләргә ярдәм итү мөмкинлекләрен карады. Муниципаль район башлыгы карары белән, мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара эш төркеме булдырылды. Мобилизацияләнгән һәр гаилә һәм аларның туганнары белән шәхси эш алып барыла, аларга социаль, әхлакый һәм хокукый ярдәм чаралары күрсәтелә. Зәй муниципаль районы башкарма комитеты карары нигезендә 2022 елның 1 октябреннән мобилизацияләнгән гражданнарның балалары мәктәпләрдә туклану өчен түләүдән һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә ата-аналар түләвеннән азат ителде, барлык кирәкле документлар рәсмиләштерелде. Мобилизацияләнгән ир-атларны җибәргәндә район медикаментлар һәм җылы кием белән тәэмин итте, һәрберсенә район эшмәкәрләре ярдәме белән булдырылган кирәкле әйберләр һәм продуктлар җыелмасы тапшырылды. Мобилизацияләнгән гражданнарга эш урыннары сакланачак, кредит каникуллары бирелә, башкару кәгазьләре буенча тоткарлаулар туктатылачак. Районда мобилизация мәсьәләләре буенча кайнар линияләр эшли, мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыю пунктлары билгеләнгән, аларның гаиләләрендә булган балаларга бер мәртәбә түләүне башкару өчен документлар рәсмиләштерү бара. Районда мобилизацияләнгәннәрне һәм аларның гаиләләрен өстәмә ярдәм чаралары белән тәэмин итү буенча системалы эш дәвам итәчәк.