Зәй муниципаль районында район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды. 2022 елның 9 аенда Зәй районындагы юллардагы хәлләр һәм хәлакәтләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин хәбәр итте. Районда 2022-2023 елларның кышкы чорында юлларны карап тотуны оештыру, бозлавыкка каршы материаллар әзерләү турында Зәй районы «Татнефтедор» ҖЧҖнең баш инженеры А.А. Спиридонов сөйләде. Пассажирлар йөртүне оештыру, машина йөртүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итүләрен контрольдә тоту турында «Авторитет»ТК директоры А.В. Басыйров чыгыш ясады. Белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча 3 нче мәктәп директоры А.А. Романова, авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы Н.В. Танчук хәбәр итте. Комиссия эше көзге-кышкы чорда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә, шәһәрара, районара, шәһәр эчендәге һәм мәктәп маршрутларының эшен контрольдә тотуны арттыруга, мәгариф учреждениеләрендә һәм халык арасында профилактик эшне көчәйтүгә юнәлдерелгән. Комиссия утырышында бурычлар куелды, тиешле йөкләмәләр бирелде, аның эшенә район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев йомгак ясады.