Укытучы һөнәр генә түгел, ул игелекле миссия дә

2022 елның 14 октябре, җомга

Бүген халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины, үз хезмәтләре белән укучыларының, аларның ата - аналарының, хезмәттәшләренең мактавына һәм хөрмәтенә лаек булган гаҗәеп кеше, талантлы мөгаллим Тамара Викторовна Биккинина үзенең туган көнен-юбилеен билгеләп үтә. Укытучы һөнәр генә түгел, ул игелекле миссия дә. Тамара Викторовна 1974 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының «математика һәм физика укытучысы» белгечлеген уңышлы тәмамлап, бөтен гомерен педагогик эшчәнлеккә багышлый. Яшь педагог буларак, ул карашларының киңлеге, максатчанлыгы, аналитик фикерләве белән аерылып тора. Мәгариф мәсьәләләрен хәл итүгә һәрвакыт иҗади якын килде. Тамара Викторовна 22 ел дәвамында Зәй 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен җитәкләде. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә мәктәп яңа үсеш алды, районда алдынгыларның берсе булды. Аның сабырлыгы һәм ныклыгы, ярдәм кирәк чакта кул сузуы, кешелеклелеге бик күпләрне таңга калдырды, сокландырды. Аны җитәкче буларак укытуда да, тәрбияләүдә дә нәтиҗәсе борчыды. Гадел җитәкче булу һәм туплаган коллективка ихтирам белән карау һәр җитәкчегә дә бирелми. Тамара Викторовна үзе җитәкләгән мәктәп, балалар һәм педагоглар өчен барлык күңелен, йөрәген биреп эшләде. «Эшкә профессиональ караш, балаларга мәхәббәт кенә педагогик коллективны җиңүгә китерәчәк» дигән девиз буенча эш итте. Мәгариф өлкәсендә эшләгән дәвердә Тамара Викторовна «Халык мәгарифе отличнигы», «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы», «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемнәре белән бүләкләнде. Тамара Викторовна зур җәмәгать эше дә алып барды, мәктәпкә генә түгел, шәһәр, районга да эшләде: Зәй шәһәр Советы депутаты булды, озак еллар Зәй муниципаль районы мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре советын җитәкләде. Шәһәр һәм район җитәкчеләре, укытучылар киңәшмәләрендә үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, ел саен мәктәп базасында инновация шартларында укыту һәм мәктәп белән идарә итү проблемалары буенча теоретик һәм практик-юнәлешле семинарлар үткәрде. Тамара Викторовна үсеш перспективасын күрә һәм мәктәп эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгели алды. Үз эшенең остасы булу, бер үк вакытта берничә өлкәдә, заман сулышын тоеп, алга атлау – бу чын талант! Бүген Биккинина Тамара Викторовна лаеклы ялда, әмма аның белем сыйфатын күтәрү буенча салынган традицияләре бүгенге көнгә кадәр ышанычлы нигез булып хезмәт итә. Тамара Викторовнаны юбилее белән котлыйбыз һәм аңа нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тормышта оптимизм, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International