Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, ветераннар! Сезне чын күңелдән Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Дөньяда нинди генә үзгәрешләр булмасын, авыл хуҗалыгы икътисадның мөһим тармагы булды һәм шулай булып кала да. Сезнең җиргә хуҗаларча сакчыл карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы производствосы саклап калына һәм үсеш ала. Зәй районында агымдагы елда да уртак көч белән бөртекле культуралардан мул уңыш җыеп алынды: 35437 гектар мәйданнан 156838 тонна ашлык җыйналды, бер гектардан уртача уңыш 44,3 центнер тәшкил итә. Терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнде. Шикәр чөгендерен җыю дәвам итә, аның уңышы бер гектардан уртача 380 центнер чыга. Аны үстерүгә чөгендерчеләребезнең зур хезмәте керде, туфракны төп эшкәртү төгәлләнеп килә. Терлекчеләребез дә тырыш хезмәт куя. 61 фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы производствосы белән шөгыльләнә, алар өлешенә районда җитештерелүче продукциянең 14 проценты туры килә. Безнең эшкәртү предприятиеләре тотрыклы эшли, аларның продукциясенә ихтыяҗ зур. Бу бәйрәм көнендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагында хезмәт куючыларның барысына да олы хөрмәтебезне белдерәбез. Сезгә тугры һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт. Гомерләрен туган җиргә хезмәт итүгә багышлаган авыл хуҗалыгы ветераннары аерым мактауга лаек, алар хәзер үсеп килүче буынны тәрбияләргә булышалар. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, югары уңышлар, уңайлы һава шартлары, тормышта яхшы үзгәрешләр һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим.