"Татарстан Республикасының күренекле хатын-кыз исемнәре"

2022 елның 7 октябре, җомга

Бүген «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре» рубрикасында без ТАССРның атказанган артисты, Мәскәү циркы артисты Зинаида Петровна Васильева турында сөйләргә телибез. Зинаида Петровна Зәй шәһәрендә 1951 елның 21 июлендә туган. Кечкенәдән Зинаида башкалардан аерылып торган. Үз талантын ул мөстәкыйль рәвештә үстерә, берничә пластик эскиз әзерли, алар белән үзешчән сәнгать концертларында чыгыш ясый. Зинаида Петровна Мәскәү циркы артистлары чакыруы буенча цирк студиясенә укырга керә. РСФСРның атказанган артисты Кох К. Б. җитәкчелегендә «Боҗрада этюд» цирк номерын эшли.  Үзенең иҗат биографиясен 1970 елда  Казан циркының яшь артистлар төркеме составында башлый. Зинаида Васильева Мәскәү циркы составында күп гастрольләрдә  катнаша, Болгария белән Румыния дә була,  бөтен СССРны йөреп чыга.  Күп кенә Мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнгән. Хәзерге вакытта Зинаида Петровна Мәскәүдә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International