Зәйдә республика проекты кысаларында психологик-педагогик класслар ачу тантанасы булды

2022 елның 7 октябре, җомга
Бүген аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар» республика проекты кысаларында психологик-педагогик класслар ачу тантанасы булды. Сәламләү сүзе белән мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге башлыгы М. К. Вәлиәхмәтова һәм педагогик хезмәт ветераннары Советы рәисе Т.А. Чуфырина чыгыш ясадылар. Чараның мәртәбәле кунаклары укытучы һөнәренең әһәмиятен ассызыкладылар, укучыларга һәм педагогларга иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр теләделәр. Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының психологик-педагогик һәм махсус дефектология белеме бирү кафедрасының педагогика фәннәре кандидаты Л.В.Рәхмәтуллина чыгышы тыңланды. Чарада мәктәп директорлары, педагогик хезмәткәрләр өчен «Заманча өстәмә гомумбелем программаларын проектлау буенча методик тәкъдимнәр» темасына секцияләр эше оештырылды. Психологик-педагогик сыйныф укучылары «Укытучы портреты» тренингында катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International