Зәйдә пенсионерлар арасында ярышлар узды

2022 елның 7 октябре, җомга

4-7 октябрьдә шәһәрнең спорт объектларында Зәй муниципаль районы пенсионерлары арасында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярышлар узды. 4 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда дартс буенча ярышлар ачылды. Ир-атлар арасында призерлар: 1 урын Уразманов М., 2 урын Сержантов Ю., 3 урын Гущин А., хатын-кызлар арасында 1 урын Мясова М., 2 урын Бутакова Г., 3 урын Суркина Т. 5 октябрьдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында ядрә белән ату һәм йөзү буенча ярышлар узды. Атуда ир-атлар арасында 1 урын Вандышев Ю., 2 урын Жук Л., 3 урын Гущин А., хатын-кызлар арасында 1 урын Большакова Л., 2 урын Давиташвили Н. Ир-атлар арасында йөзү буенча 1 урын Мухин Б., 2 урын Корбанов А., 3 урын Иванов Б., хатын-кызлар арасында 1 урын Куликова И., 2 урын Шәрипова Н., 3 урын Бутакова Г. 6 октябрь «Энергия» стадионында Шахмат клубында шахмат һәм шашка буенча ярышлар узды. Шахматта ир-атлар арасында иң көчлеләре-1 урын Гришин П., 2 урын Садыков Ю., 3 урын Мухин Б., хатын-кызлар арасында 1 урын Бутакова Г., 2 урын Никитина Е., 3 урын Мухина Н. Ир-атлар арасында шашка буенча 1 урын Садыков Ю., 2 урын Гришин П., 3 урын Жук Л., хатын-кызлар арасында 1 урын Бутакова Г., 2 урын Мухина Н., 3 урын Большакова Л. 7 октябрьдә «Энергия» стадионында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Хатын-кызлар арасында 1 урынны Давиташвили Н., 2 урынны Суркина Т., 3 урынны Мухина Н., ир-атлар арасында 1 урынны Гущин А., 2 урынны Сержантов Ю., 3 урынны Жук Л. алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International