Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көненә багышланган "Яшә, планета!" экологик программасы

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе
Ел саен 6 октябрьдә Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көне билгеләп үтелә. 2022 елның 6 октябрендә С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә 3 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья яшәү урыннарын саклау көненә багышланган "Яшә, планета!" дигән экологик программа үткәрелде. Очрашу башында китапханәче балаларны экологик дата белән таныштырды, "яшәү урыннарын саклау"ның нәрсә икәнлеге турында сөйләде. Балалар Кызыл китап битләре буенча сәяхәткә чыктылар. Татарстан Республикасы территориясендә очраучы сирәк хайваннар һәм үсемлекләр, гөмбәләр һәм бөҗәкләр, аларны коткару чаралары белән таныштылар. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә алып, "Туган табигатьне саклыйк" дигән разминкада катнаштылар. Турнирда катнашучылар "Табышмаклар утравы" конкурсында табышмаклар чиштеләр, "Табигатьнең кадерле шкатулкасы" викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Экологик программа барышында катнашучылар үзләрен чын табигать белгечләре итеп күрсәттеләр! Чара ахырында балалар "Малай һәм Җир" видеоролигын карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International