Район башлыгы Р. Г. Кәримов яңа бассейн төзелеше барышы белән танышты

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

4 октябрьдә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов  генераль подрядчысы  «Фортекс» ҖЧҖ булган яңа йөзү бассейны төзелүче урында булды. Спорт объекты «35 нче квартал» микрорайонында «Сәламәтлек мәктәбе» территориясендә урнашачак. Разиф Гали улы подрядчы оешманың генераль директоры Рәүф Әлмөхәммәт улы Галләмов белән бергә төзелеш эшләренең барышы белән танышты, шулай ук җитәкчеләр эш графигы һәм аларны үтәү вакыты турында фикер алыштылар. Объектта  эш август аенда башланды, бүгенге көндә биредә җир казу эшләре төгәлләнеп, фундаментлар салына башлады. Бассейн төзелеше ике өлешкә бүленеп башкарылачак. Агымдагы төзелеш сезоны ахырына кадәр 154 млн.сум тотылыр дип планлаштырыла. Калган эш 2023 елның беренче яртысында башкарылачак. Проектның гомуми бәясе, төзелеш һәм җиһазларны да кертеп, 440 млн сум тәшкил итә. Объектта район башлыгы белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Мират улы Хаҗипов та булды. Җаваплы хезмәткәрләргә район башлыгы тарафыннан тиешле йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International