Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәте ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Укытучы бүгенге заман шартларында мөһим булган төп белемнәрне биреп кенә калмыйча, укучыларын бер-берсен хөрмәт итәргә, аңларга, үз гамәлләре өчен намуслы, кыю, җаваплы булырга өйрәтә, шәфкатьлелек, патриотлык хисләре, югары әхлакый һәм гомумкешелек сыйфатлары, гражданлык җаваплылыгы тәрбияли. Үзенең көндәлек хезмәте белән укытучы укучыларны яңа үрләр яуларга этәрә, шуның белән күп буыннар язмышын билгели. Зәй муниципаль районы үз һөнәренә бирелгән педагоглар - укучыларының яраткан, ихлас һәм сабыр остазлары белән горурлана ала. Без яшь укытучылар өчен үрнәк һәм үз һөнәрләренә тирән тугрылык үрнәге булган педагогик хезмәт ветераннарына олы хөрмәт белән карыйбыз. Бу бәйрәм көнендә сезгә педагогик талантыгыз һәм югары профессиональлегегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да бәхет, ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, акыллы, максатчан укучылар, рәхмәтле ата-аналар, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим.