Зәйдә өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынучыларга һәм катнашучыларга ярдәм итү өчен биш гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылган. Болар - Нефтьчеләр проспекты буенча, 27 нче йорт (2 нче кат) 10 нчы бизнес-офис; «Никлипс» сәүдә йорты, Ленин урамы буенча, 21 «а» йорты (2 нче кат); Яңа шәһәрдә, «Молочный мир» кибете, Җиңү проспекты буенча 1/14 «в» йорты; Мирный бистәсендә "Ваш выбор" кибете, Шоссе урамы, 13/2; Иске Зәйдә, Орджоникидзе урамы, 82 адресы буенча «Рыболов» кибете. Җыю пунктларының эш вакыты: эш көннәрендә: 15.00 - 19.00 сәгатькә, ял көннәрендә: 13.00 - 17.00 сәгатькә кадәр. Гражданнар солдатларга кирәкле барлык әйберләрне - консерваланган иттән алып, җылы киемгә кадәр китерә ала. Атнага бер тапкыр җыю пунктларындагы әйберләр Казан урамындагы 14 нче йорттагы үзәк складка күчереләчәк (күпләп ярдәм итү өчен). Транспорт хезмәтләрен "Зәй" агросәнәгать паркы күрсәтәчәк. Кайнар линия телефоннары: хәйрия ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча: 8(85558) 3-39-93, 3- 41-33; мобилизацияләнгән гражданнарның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча: 8(85558) 3-31-00.