Зәйдә укытучылар көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Педагогик җәмәгатьчелек өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булган- укытучылар көненә багышланган тантаналы чара, дәүләт флагларын кертү, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын тыңлау белән башланды. «Энергетик» мәдәният сараена бүген гомуми белем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре - төрле фән укытучылары һәм яшь педагоглар җыелды. Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Р. Г. Кәримов котлады. «Без сезгә мобилизацияләнгән, әтиләрен һәм туганнарын хәрби хезмәткә озаткан мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп яшендәге балаларга әхлакый яктан ярдәм итәрсез,-дип ышанабыз. Бүген мораль вәзгыять гомуми белем бирү учреждениеләрендә генә түгел, гомумән, җәмгыятьтә дә нәкъ менә сездән, кадерле педагоглар, балаларны җылы кабул итүдән, эчкерсез мәхәббәттән, үз эшегезгә тугрылыктан тора. Сезнең сизгерлегегез, һөнәри осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен бик зур рәхмәт. Барыгызга да авыр хезмәтегездә уңышлар, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, тыныч күк йөзе телим!"- диде Разиф Гали улы. Зәй муниципаль районында 748 педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 425е - шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары, 286сы - мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре, 37 педагог балаларга өстәмә белем бирә. Намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләре өчен 40тан артык педагогка лаеклы бүләкләр тапшырылды. «Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәфиса Гатиятуллина, мәгариф идарәсенең баш икътисадчысы Гөлнара Җиһаншина, 6 нчы мәктәпнең музыка укытучысы Энзилә Нигъмәтҗанова, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Столбова бүләкләнделәр. Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы  балалар иҗаты йортының өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Иноятова, 6 нчы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Кузнецова, Чыбыклы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Мурзина, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 7 нче мәктәпнең укыту - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Петрова, 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Юлия Плаксина, мәгариф идарәсенең, информацион һәм укыту - методик тәэмин ителеш бүлеге, укыту дисциплиналары буенча методисты - Рәзилә Рамазанова, 3нче мәктәпнең химия укытучысы Анна Романова, татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зуәйрә Яхинага тапшырылды. 11 педагог Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, 3 педагог - район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы, 8 педагог -  Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, 11 кеше мәгариф идарәсенең Мактау грамотасына ия булды. Чара "Мин сиңа бу дөньяны бүләк итәрмен!”- дип аталган «Мирас» вокаль-хореография ансамбле башкаруындагы чыгыш белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International