"Спорт сарае" муниципаль унитар предприятиесе призына республика ярышлары

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе
29 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Октябрьский шәһәрендә 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында "Спорт сарае" муниципаль унитар предприятиесе призына спорт көрәше буенча республика ярышлары (дисциплина: грек-рим көрәше) узды. Ярышларда «Зәй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: 41 кг авырлык категориясендә Спирин Глеб 1 нче урынны алды (тренер Терентьев А.А.), 85 кг авырлык категориясендә Александр Петров 2 нче урынны алды (тренер Маврин Р.М.).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International