2022 елда Зәй муниципаль районы туган якны өйрәнү музее «Мәдәният» милли проекты һәм «Мәдәният өлкәсендә хезмәтләрне циффрлаштыру һәм мәгълүмати пространство формалаштыру (Циффрлы культура)" региональ проекты кысаларында берничә кызыклы проектны тормышка ашыра. Музейда Татарстан Республикасында циффрлаштыру елына багышланган, "Нәрсә? Кайда? Кайчан?- дип аталган интеллектуаль - танып белү уены үтте. 1 нче мәктәпнең белгечләр командасы тамашачылар җибәргән сорауларга җавап эзләделәр. Фикер алышуы өчен белгечләр командасына бер минут вакыт бирелде, шуннан соң команда капитаны куелган сорауга җавап бирә белүчене сайлады. Интернет нәрсә ул? Мәгълүмат күләме нәрсә белән үлчәнә? Нәрсә ул циффрлаштыру? Белгечләр бу һәм башка күп төрле сорауларга җавап эзләделәр. Бер сорауда җавапсыз калмады, алар биремнәрне бик яхшы үтәделәр. - Уен формасында яңа белемнәрне үзләштерү шактый күптәнге ысул, әмма ул һәрвакыт балаларга бик ошый, - ди уенны оештыручы Татьяна Кузнецова. Циффрлаштыру кешеләрнең тормыш сыйфатын үзгәртә, аларның тәртибен, үз-үзләрен тоюын, уңайлылык дәрәҗәсен үзгәртә торган хезмәтләр һәм әзер продуктлар тудыра. Яңа оптика-җепсел челтәре булдырылган әлеге программада катнашу нәтиҗәсендә Зәй туган якны өйрәнү музееның хәзер дөрес эш итәргә кирәк булган ресурслары, чаралары һәм иң мөһиме техник мөмкинлекләре бар.