«Күпмилләтле Россия буенча виртуаль тур» беренче Бөтенроссия этномәдәни күргәзмә проектлары конкурсына гаризалар кабул ителә

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

«Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәге» автоном коммерциячел булмаган оешмасы Россия халыклары Ассамблеясе, Россия этнографик музейлары Ассоциациясе белән берлектә Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән оештырылган, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш һәм җирле үзидарә комиссиясе 2022 елның 27 июненнән 30 октябренә кадәр «Күпмилләтле Россия буенча виртуаль тур» беренче Бөтенроссия этномәдәни күргәзмә проектлары конкурсына гаризалар кабул итә (алга таба-Конкурс). Конкурс халык сәнгатен популярлаштыруга, мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният ядкярләрен, этномәдәни күптөрлелекне, яңа иҗат алымнарын һәм эшнең виртуаль форматларын гамәлгә кертү аша Россия Федерациясе халыкларының һәм этник җәмгыятьләренең мәдәни үзенчәлеген саклауга юнәлдерелгән этномәдәни күргәзмә проектларын алга этәрү максатыннан үткәрелә. Конкурста катнашу патриотлык, халык мәдәниятенә мәхәббәт хисен арттыра, рухи һәм сәнгатьнең өстенлекләрен билгели, илебезнең мәдәни мирасына кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияли, шулай ук Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф - гадәтләрен саклауда мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне куллану кебек гомуми компетенцияләрне формалаштыра. Бәйгенең координаторы-Засядько Анжелика Сергеевна, эл. почтасы: ierrc.ru@ya.ru тел. +7 903-103-9170

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International