Бүген «Зәй водоканалы» ҖЧҖдә, Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р. М.Хаҗипов катнашында, Россия Хезмәт министрлыгының 15.12.2020 ел № 902 номерлы боерыгы белән расланган, чикләнгән һәм ябык киңлекләрдә хезмәтне саклау кагыйдәләрен исәпкә алып, "Суүткәргеч, канализация һәм газ коеларында эшләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү" темасына Зәй муниципаль районының хезмәтне саклау буенча Координация советының чираттан тыш күчмә утырышы узды. Коелардагы эшләр югары дәрәҗәдә җаваплы эш төре булып санала, шуңа бәйле рәвештә наряд-кабул итү, инструктаж һ. б. тикшерелде.