Бүген Зәйдә Ефимов урамында (Р. Ш. Фәрдиев паркы) чаңгы роллеры буенча Россия Кубогы финалы кысаларында спринт ярышы уза. Шул уңайдан зәйлеләргә Россиянең иң көчле спортчылары катнашкан ярышларны карау һәм аларга көч биреп тору мөмкинлеге дә бар. Ярышларда барлыгы 56 хатын-кыз, 138 ир-ат катнаша. Татарстан командасы составында Зәйдә туып – үскән Алинә Вәлиуллина һәм Альбина Вәлиәхмәтова да чыгыш ясый. Программада: 11: 00 Квалификация : чаңгы роллеры - спринт-0,2 кмга, ирекле стиль (хатын-кызлар, ир-атлар) 12: 40 соңгы йөгерешләр 14: 00 ярышларның 3 көненә йомгак ясау, рәсми бүләкләү тантанасы. 10.00 сәгатьтән паркта сәүдә мәйданчыклары эше оештырылды. 11.00 сәгатьтә төп сәхнәдә шәһәр халкы һәм кунаклары өчен концерт программасы башланды.