Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге авыл мәктәпләре укучылары өчен профориентация үткәрде

2022 елның 23 сентябре, җомга
Бүген Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Төги, Гүлкин, Чыбыклы мәктәпләренең 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш сәгате уздырдылар. Чарада 14 мәктәп укучысы катнашты. Әлеге чараның максаты -яшүсмерләрнең төрле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү, хезмәткә уңай караш формалаштыру, укучыларны һөнәрләр турында мәгълүмат эзләргә, аңлы һөнәр сайлауга этәрү. Чара барышында укучылар һөнәр сайлауда уңыш формуласын өйрәнделәр, профессор Е.А. Климовның һөнәрләр классификациясе белән таныштылар, популяр һөнәрләр, киләчәк һөнәрләре, нинди һөнәрләр актуальлек ала, нинди һөнәрләр актуальлеген югалта, ә кайсысы үзгәрәчәген белделәр. Шулай ук укучылар "Россиядә эш" бердәм цифрлы платформасының мөмкинлекләре турында мәгълүмат алдылар. Чара ахырында укучылар тест үткәрүдә катнаштылар, аның нәтиҗәләре буенча һөнәри үзбилгеләнү вакытында нинди һөнәргә ориентлашырга икәнен билгеләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International