Зәйдә рәссам В.В. Хрулевның картиналар күргәзмәсе ачылды

2022 елның 23 сентябре, җомга
Бүген С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Зәй рәссамы Виктор Васильевич Хрулевның 70 еллык юбилеена багышланган «Талант годам не подвластен» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Чара башланганчы кунаклар күргәзмәне карап чыга алдылар, картиналарның сюжетлары турында фикер алыштылар. Күргәзмәне ачу тантанасында Виктор Васильевич үзенең иҗат юлы турында сөйләде, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, иҗади тормышындагы мөһим вакыйгаларны искә төшерде. Күргәзмә ачылышында аның туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, рәссам иҗатын сөючеләр, атаклы рәссамнар, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары катнаштылар. Китапханәдәге атмосфера бу көнне эчкерсез һәм ачык иде. Юбиляр адресына җылы сүзләр яңгырады, катнашучылар күргәзмә турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара тәмамланганнан соң, рәссамны озак вакытлар аның җанатарлары җибәрмәделәр, картиналар турында фикер алыштылар, сораулар бирделәр, фотога төштеләр. Күргәзмә декабрь аена кадәр эшлиячәк. Үзәк китапханәдә көтеп калабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International