Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә бизнес-планнарны бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе
20 сентябрьдә Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшләрен ачарга теләүче эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Экспертлар советының быел өченче утырышы узды. Экспертлар советына 6 бизнес-план һәм аларга беркетелгән документлар тәкъдим ителде. Комиссия 4 бизнес-проектны хуплады, аларның авторлары бер тапкыр бирелә торган 145 100 сум күләмендә финанс ярдәме алачак. Булачак эшмәкәрләр үзләре сайлаган эшчәнлектә алга таба эшләү өчен консультация алдылар. Быел әлеге финанс ярдәменнән барлыгы 9 эшсез граждан файдалана алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International