Зәйдә белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Алтын көз-2022» - җиңел атлетика буенча ярышлар узды

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

20 - 21 сентябрьдә «Энергия» стадионында Зәй шәһәре төзелүнең 370 еллыгына багышланган белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «Алтын көз-2022» - җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Чараны оештыручы - «Барс»спорт мәктәбе. Ярышларда сигез гомуми белем бирү мәктәбеннән 5-6, 7-8 һәм 9-11 сыйныфларда белем алучы 170 укучы катнашты. Ярышлар Зәй муниципаль районында яшүсмерләр һәм яшьләр арасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Ярышларның төп бурычлары: балаларны һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә күпләп җәлеп итү, үсеп килүче буында сәламәтлекне ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, Зәй муниципаль районында җиңел атлетиканы популярлаштыру һәм үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International