Зәйлеләрне "Татар сүзе" халыкара телевизион конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

«Татар яшьләре» халыкара телевизион нәфис сүз конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия һәм «Яңа Гасыр»ТРК АҖ оештыра. Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну формалаштыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, халыкның бай тарихи-мәдәни байлыгы буларак татар классик әдәбиятын саклау максатыннан оештырылды. Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга һәм җибәрергә, шулай ук видеоформаттагы эшне рәсми почтага җибәрергә кирәк tnvtatarsuze@mail.ru. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашу теләсә нинди яшь чикләүләреннән башка мөмкин. "Татар сүзе" берничә категория буенча үткәрелә: 10 яшькә кадәр, 11дән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк катнашучылар. Тулырак мәгълүматны конкурс нигезләмәсеннән белә аласыз: (тат версиясе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International