Урман хезмәткәре көне-үзенчәлекле бәйрәм. Урманчы һөнәре-үзенчәлекле һөнәр. Киресенчә, бу хәтта һөнәр дә түгел, ә танылу. Урманчылар һәр көздә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен, фидакарь хезмәтләрен хөрмәтләгән көнне билгеләп үтәләр. Урман хезмәткәре көне – урман торгызу һәм үрчетү, урман культураларын һәм урманнарны карау, урманнарны саклау һәм куллану белән бәйле кешеләр бәйрәме. 20 нче сентябрьдә шәһәр мәдәният йортында Татарстан Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков катнашында Урман хезмәткәре көненә багышланган чара узды. Сәламләү сүзе белән район башлыгы Р. Г. Кәримов исеменнән җыелганнарга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Чапков мөрәҗәгать итте. Районыбызның гына түгел, республиканың да яшел байлыкларын саклау һәм арттыручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Рәис Кәлимулла улы, Ринат Электронович, шулай ук «Зәй урманчылыгы» һәм «Түбән Кама урманчылыгы» дәүләти казна оешмалары җитәкчеләре Ирина Забродина һәм Радмир Галимов котладылар. Җитәкчеләрнең чыгышлары үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җаваплы хезмәткәрләргә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының, Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Урман хуҗалыгының барлык хезмәтчәннәренә, урман хезмәте ветераннарына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, күтәренке кәеф һәм барлык эшләрендә уңышлар телибез!