Зәйлеләр «Татарстан кроссы-2022» республика спорт акциясенә кушылды

2022 елның 17 сентябре, шимбә
Бүген Зәйдә «Татарстан кроссы-2022» республика массакүләм ярышлары кысаларында спорт акциясе узды. Чара Зәй муниципаль районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе тарафыннан оештырылды һәм халыкны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кебек «Демография» милли проектының максатларын тормышка ашыруга юнәлдерелде. Быел акция кысаларында шәһәрнең белем бирү оешмалары укучылары арасында команда ярышлары, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында шәхси ярышлар («ГТО»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары буенча) уздырылды. Гомумкоманда зачетында 1нче урынны 4нче мәктәп, 2нче урынны-7 мәктәп, 3нче урынны татар гимназиясе алды. Хатын - кызлар арасында шәхси ярышларда 3 км дистанциядә 1 нче урынны Орнелла Сөнгатуллина, 2 нче урынны Гөлназ Тихонова, 3 нче урынны Регина Краснова; ир - атлар арасында 5 км дистанциядә 1 нче урынны Илфат Әхтәмҗанов, 2 нче урынны Николай Захаров, 3 нче урынны Алексей Волков алды. Ярышлар призерлары дипломнар, җиңүчеләр дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнде. Ачылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе Вице-президенты, район башлыгының җәмәгать ярдәмчесе Эдуард Галиев катнашты. Аннары акция массакүләм ярышлар белән дәвам итте. Стартка мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, шәһәр мәктәпләре укучылары, студентлар, предприятие, оешма, учреждение коллективлары һәм актив пенсионерлар чыкты. Авыл халкы һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен ярышлар җирлекләр территориясендә узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк "Милләт кроссы" – ул спорт чарасы гына түгел, ә гомумроссия масштабындагы социаль әһәмиятле вакыйга да. Программа төрле яшь категорияләренә исәпләнгән. Төрле дистанцияләргә стартка кече яшьтәге балалар да, пенсионерлар да чыга. "Милләт кроссы" аның ачык булуын һәм төрле яшьтәге һәм төрле физик әзерлеге булган кешеләргә исәпләнүе белән җәлеп итә. "Бу өлкән буын кешеләре өчен бик мөһим!"- дип уртаклашты "Надежда" клубы активисты Ирина Семеновна Куликова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International