Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында танылган татар галиме, мәгърифәтче, табиб, тарихчы Таҗетдин Ялчыгол укулары узды
2022 елның 16 сентябре, җомга
Бүген Зәйдә танылган татар галиме, мәгърифәтче, табиб, тарихчы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган тугызынчы республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Куш-Елга авылындагы «Хәзрәт Чишмәсе»н караудан башланды. Район башлыгы Разиф Кәримов авыл халкына, килгән кунакларга үзенең сәламләү сүзләрен җиткерде. «Хәзрәт Чишмәсе» территориясен төзекләндерү эшләрен сыйфатлы һәм вакытында башкарган подрядчы оешма җитәкчесе Хәлим Мостафин һәм аның хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннан соң чарада катнашучылар Имәнлебаш авылына килделәр, анда Таҗетдин Ялчыгол каберендә булдылар, мәчеттә җомга намазы укылды. Конференциядә катнашучылар Таҗетдин Ялчыголның тормышына һәм иҗатына багышланган экспозицияләр белән таныштылар. Утырышның пленар өлеше мәдәният йортында үтте. Кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов сәламләде, ул зәйлеләрнең Ялчыгол мирасын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча зур эше турында сөйләде, шундый әһәмиятле чарада катнашулары өчен барысына да рәхмәтен җиткерде. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Миңнәхмәт кызы Һашимова мөрәҗәгать итте. Шулай ук конференциядә катнашучыларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сәламләде. Татар халкы тормышында Таҗетдин Ялчыголның роле һәм аның фәнни хезмәтләрен популярлаштыру турында төп докладлар белән Казан дәүләт федераль университеты профессоры, академик, филология фәннәре докторы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев, археолог, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Фаяз Шәрип улы Хуҗин, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, Айдар Марсель улы Гайнетдинов, язучы, Санкт-Петербург фәннәр һәм сәнгать академиясе мөхбир әгъзасы Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов чыгыш ясады. Таҗетдин Ялчыгол нәселен дәвам итүчеләр исеменнән чираттагы укуларны югары дәрәҗәдә оештырган өчен рәхмәт сүзләрен Алсу Талипова җиткерде. Конференция эшендә ТРсы Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Раил Рафаил улы Гомәров катнашты.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз