Зәйдә бөртеклеләрне җыюны төгәлләделәр. Уртача уңыш гектарыннан 44,3 центнер тәшкил итте. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 156838 тонна бөртекле культуралар җыелган, шулардан: көзге бодай - 61921 тонна, язгы бодай - 25864 тонна, арпа - 60757 тонна, 4422 тонна - арыш, 3844 тонна борчак. Хәзерге вакытта район механизаторлары кукуруз, рапс, горчица, көнбагыш җыюга керештеләр.