9 сентябрьдә «Юность» яшьләр (яшүсмерләр) клубында 4 нче мәктәп укучылары өчен «Юл хәрәкәте белгечләре»дип аталган интерактив уен үткәрелде. Егетләр өч командага бүленде. Уен биш раундта узды, аның һәрберсе алты сораудан торды: транспорт, велосипед, ребуслар, билгеләр, мәдәният. Елдан-ел юлларда транспорт саны арта бара. Без машиналарга шулкадәр күнектек, кайвакыт бу куркыныч чыганагы икәнен дә онытабыз. Машиналар һәрвакытта да идарә ителми. Әгәр дә ул вакытта олы кеше яки бала йөгерсә? Машина яхшы булса да, машина йөртүче бөтен осталыгы һәм теләге белән аны шунда ук туктата алмаска мөмкин. Шуңа күрә үзеңдә саклык һәм ашыкмау гадәте булдыру бик мөһим. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уен бик күңелле һәм бердәм узды. Нәтиҗәдә, һәр команда тәм-томнар пакетын алды.