Россия Федерациясе Президенты Указы белән махсус хәрби операция барышында хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән Зәй районында туып-үскән Давыдов Егор Николаевич бүләкләнде. Бүләкне тантаналы рәвештә Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов һәм Зәй шәһәре һәм районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов тапшырдылар.