5 сентябрьдә Зәй муниципаль районында район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышы булды. 2022 елда Зәй районында юллардагы хәлләр һәм аварияләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р.Г. Гарифуллин хәбәр итте. Мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе директоры Хәсәншин Р.М., 9 нчы мәктәп директоры Мойкина Г. В., Сәвәләй мәктәбе директоры Чумакова А. П., "Урман әкияте" балалар бакчасы мөдире Миронова С. А. чыгыш ясады. Авыл җирлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау турында Сәвәләй авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Соколова Л.М. сөйләде. Комиссия эше мәгариф учреждениеләрендә контрольне һәм профилактик эшне арттыруга юнәлдерелгән иде. Комиссия утырышында бурычлар куелды һәм тиешле йөкләмәләр бирелде. Киңәшмәгә район башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев йомгак ясады.