Зәйдә Җиңү Проспекты, 1/07 адресы буенча ишегалды бәйрәме узачак

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Зәйдә иртәгә, 11 августта, Җиңү Проспекты, 1/07 йорт адресы буенча 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр ишегалды бәйрәме узачак. Зәй халкын бергәләп агачлар утыртырга, ә аннан соң чәй табынына, ачык һавада кино карарга һәм волейбол яки шахмат уйнарга чакыралар. Ә балалар үзләрен рәссамнар итеп тоячак һәм «Безнең ишегалды лагеры» вәкилләре белән трансформатор подстанциясен бизи алачаклар. Шулай ук ишегалдында фуд-корт та оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International