Республикабызда беренче мәртәбә Татарстанның халык шагыйре иҗаты буенча балалар конкурсы узды. Аны республика балалар китапханәсе оештырды. Учреждениегә агымдагы елның 1 июнендә җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллин исеме бирелде. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан китапханә коллективы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары балалар китапханәләренең яшь укучылары өчен июнь ахырында иҗат конкурсы игълан ителгән иде. Мәртәбәле жюри әгъзалары республиканың 26 районыннан 3 яшь категориясендә (5-6 яшь, 7-10 яшь, 11-15 яшь) 133 эшне караганнар. Балалар дүрт номинациядә: «Шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын иң яхшы тәкъдир итүче», «Вокал конкурсы», «Иң оста шигырь сөйләүче», «Иң яхшы иллюстратор»номинацияләрендә көч сынаштылар. 2 август көнне башкалабыз Казанда җиңүчеләрне һәм призлы урын ияләрен бүләкләү тантанасы оештырылды. Алар арасында Зәй шәһәре балалары да булу куаныч. Алар үзләрен ике төрле номинациядә сынадылар. Иң оста шигырь сөйләүче балалар арасында (монда катнашучылар саны 70кә якын) 3 урын 9 яшьлек Вера Заһидуллина карамагында. Роберт Миңнуллин шигырьләренә иң матур рәсем ясаучылар арасында ( бу номинациядә 55эш каралаган) 2 урынны 11 яшьлек Румия Фәттахова яулады. Аларга дипломнар, Роберт Миңнуллинның китаплары һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Чара тантаналы, шул ук вакытта җылы мөгамәләдә барды. Конкурста катнашучыларны Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева, шагыйрьнең хатыны Клара Әмир кызы, улы Алмаз һәм кызы Таңсылу сәламләделәр. Бүләкләү тантанасын татар эстрадасы йолдызы Алсу Әбелханова алып барды. Чара барышында бәйге җиңүчеләре шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Тормышы, иҗат юлы буенча иң яхшы рәсемнәр һәм иң яхшы презентацияләр күргәзмәсе оештырылган иде.