"Кече һәм урта предприятияләр һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм" милли проекты кысаларында, үз эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерү өчен дәүләттән финанс ярдәме алган Татьяна Сергеевна үзенең уңыш тарихы белән уртаклашты. “Эш белән тәэмин итү үзәге ярдәме белән минем яраткан эшем булдырылды. Минем исемем Татьяна. Мин бүлмә һәм бакча үсемлекләрен үстерү белән шөгыльләнәм. Балачактан ук мин үсемлекләрнең кечкенә орлыктан ничек үсүен карарга ярата идем. Минем төрле: бүлмә, бакча, хәтта экзотик үсемлекләр үстерүдә зур тәҗрибәм бар. Тәрәзә төбемдә буш урын юк, күптән түгел бу минем хоббиым гына иде. 2021 елда мин эш эзләп Зәй шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Алар миңа үз эшмәкәрлек эшчәнлегемне башларга тәкъдим иттеләр. Идеяны табу озак булмады. Бирелгән акчага мин ел әйләнәсендә үсәчәк үсемлекләр өчен бүлмә җиһазладым, корылмалар һәм утырту материаллары сатып алдым. Хәзер мин бүлмә чәчәкләре, бакча үсемлекләре һәм үсентеләр үстерү һәм сату белән шөгыльләнәм. Иң мөһиме-өметне өзмәскә һәм хыялны тормышка ашыру мөмкинлегенә ышанырга, ә халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте кирәкле ярдәмне һәрвакыт күрсәтәчәк.