Зәй муниципаль районында авыл җирлекләре башлыклары семинары узды

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Дурт-Мунча авыл җирлегендә Зәй муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар узды. Семинар эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Семинарның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар Урсай, Яңа Спас, Александр Бистәсе, Поповка, Аксар, Югары Шепкә Кадер, Бигеш, Югары Пәнәче, Түбән Биш авыл җирлекләре территорияләрендә, Зәй - 2 бистәсендә, Мирныйда булдылар. Семинарда катнашучылар Дурт -Мунча авыл җирлегендә балалар мәйданчыгын, янгынга каршы хезмәт күрсәтү объектын карадылар, Уразмановлар шәхси ярдәмче хуҗалыгында, Кабан Бастырык авылында-Борханов К.Х. шәхси ярдәмче хуҗалыгында булдылар. Кереш сүз белән җыелучыларга район башлыгы Разиф Кәримов мөрәҗәгать итте. Район Башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Марат Хәбибуллин 2022 елның 1 яртыеллыгындагы аерым күрсәткечләр буенча авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләде. КФХларда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү, терлекләрнең баш санын артыру турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев сөйләде. Җирле үзидарә органнарының 2022 елның 6 аена  эшчәнлеге һәм калган чорга бурычлары турында  Дурт- Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков сөйләде. Зәй РЭГСы башлыгы Радик Гыймаев авыл халкын район торак пунктларында догазификацияләү эшләре белән таныштырды. Шулай ук гражданнарның үзара салымы, тракторлары булган авыл җирлекләре өчен тракторчы штат берәмлеге турында контроль сораулар каралды. Соңыннан район башлыгы Разиф Кәримов семинарда катнашучыларны каралган барлык мәсьәләләр буенча эшне активлаштырырга чакырды, авыл территорияләрен төзекләндерү буенча үз киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International