Зәй районында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында 2022 елгы урып-җыю кампаниясенә старт бирелде. Бу күптән көтелгән вакыйга "Восток" агрофирмасы, "Нива" ПКның "Александр бистәсе" участогы бодай кырында булды. «Зәй», «Зәй шикәре», «Восток» һәм «Союз-Агро» ҖЧҖ агрофирмаларының барысы да урып-җыю эшләренә керештеләр. Икмәк суктыруда барлыгы 60 ашлык җыю комбайны һәм уңыш ташуда йөзләгән йөк автомобиле катнашачак. Зәй игенчеләре төп басымны 13 800 гектар мәйданда – көзге культураларга һәм 14 500 гектарда арпага бирәләр. Берничә көн элек зәйлеләр борчак чабуга керештеләр.