Зәйгә эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты килде

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген Зәй муниципаль районына эш визиты белән Россия Федерациясенең VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килде. Район башлыгы Разиф Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев озатуында Айдар Рәис улы «Якты коңгыз» балалар бакчасында тәмамланып килүче төзекләндерү эшләрен карады, реконструкция үткәрелгән Зәй районы Эчке эшләр бүлегенең административ бинасында булды. Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты 4 микрорайондагы 24 фатирлы йорт ремонтының сыйфатын һәм фатирларда яшәячәк кешеләрнең яшәү шартларын бәяләде. Айдар Рәис улы визит барышында район халкы һәм җитәкчелеге мөрәҗәгать иткән кайбер мәсьәләләрне контрольгә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International