Зәй яр буенда «GoSup» проекты гамәлгә ашырыла башлады

2022 елның 27 июле, чәршәмбе
22 июльдә Зәй яр буенда Зәй-2 яшьләр үзәге “GoSup” клубының беренче сап-серфинг чарасы узды. Ял итүче яшьләр 6 яңа сап-бордда эшләп карадылар. Балалар өчен такта белән идарә итү буенча мастер-класс үткәрелде, балансны ничек тотарга һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж узды. Бу проект - җәйнең иң якты тәэсирләренең берсе. Баланс тоту егетләргә җиңел булмады, ләкин алар бирешмәделәр. Тактада басып торганда бөтен проблема-мәшәкатьләр икенче планга китә: син, такта, ишкәк һәм сусаклагыч кына кала. "Зур компания җыелуы яхшы, бергә шөгыльләнү күпкә күңеллерәк, өстәвенә, спорт белән кызыксынучы яңа кешеләр белән танышырга була!" - дип уртаклашты чарада катнашучылар үзләренең хис-кичерешләре белән. Исегезгә төшерәбез, быел Зәй-2 Яшьләр үзәге “GoSup” проекты “Росмолодежь” яшьләр проектларының бөтенроссия конкурсында җиңүче булды, аны гамәлгә ашыру 22 июльдән башланды. Сёрфинг –клубта 16 яшьтән өлкәнрәк теләге булган һәркем катнаша ала. Алда кызыклы нәрсәләр күп. Проектта катнашу өчен 8(85558) 6-61-48 телефоны номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International