25 июльдә «Йолдызлык» балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә 2022 елгы өченче җәйге лагерь сменасын ачу тантанасы үтте, анда 126 бала ял итәчәк. Сменаның тантаналы ачылышы Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов катнашында узды. - Балаларның каникулларының ничек узуы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Сезнең яхшылап ял итүегезне һәм яңа уку елына көч туплавыгызны телим. Биредә ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган, - диде район башлыгы. Лагерьның өченче сменасында каратистлар да ял итә. Бу ял алар өчен яңа спорт сезонына әзерлек этабы булып тора. Ял программасыннан тыш, аларның атнага өч тапкыр тренировкалары да уза. Янгын күзәтчелеге хезмәте ял итүче балаларга лагерьда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерде. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре шулай ук беренче медицина ярдәме кирәк булган очраклар турында да сөйләделәр.