Бүген район башлыгы Разиф Кәримов ремонт һәм төзелеш эшләре алып барыла торган капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Аның барышында «Безнең ишегалды» һәм «Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау»программасы буенча йортлар төзекләндерү эшләре алып барыла торган ишегаллары тикшерелде. «Кояшкай» балалар бакчасында башкарылучы ремонт эшләре, район хастаханәсе һәм татар гимназиясенең пищеблокларына, белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау, Яңа Спасс һәм Урсай торак пунктларында ФАП төзелеше, шәһәр һәм районның юл-урам челтәрен ремонтлау эшләре барышын карау үткәрелде. Район башлыгы эшләрнең сыйфатын һәм срокларын контрольдә тотарга кушты, җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирде.