«Сәламәтлек саклау» милли проекты, «Сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру» Федераль проекты кысаларында, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының 46 фельдшер-акушерлык пункты ел дәвамында югары тизлекле интернетка тулысынча тоташтырылачак һәм сәламәтлек саклауның бердәм цифрлы контурына кертеләчәк, шулай ук автоматлаштырылган эш урыннары һәм электрон медицина программасы белән җиһазландырылачак. ФАП фельдшерлары өчен бу цифрлы технологияләрне телемедицина сеанслары, ФАПның үзәк район хастаханәсе белән элемтәсе өчен куллану мөһим. Бохарай авылы ФАП мөдире Зинаида Чернова әлеге проектны тормышка ашыру турындагы фикерләре белән уртаклашты: «Мин 480 кеше яши торган торак пунктка хезмәт күрсәтәм. 1991 елдан бирле эшлим. Безнең авыл район үзәк хастаханәсеннән 45 км ераклыкта урнашкан һәм атнага берничә тапкыр төрле документлар һәм отчетлар тапшыру өчен хастаханәгә барырга туры килә иде. Без хәзер яңа бинада һәм шундый матур шартларда эшләү мөмкинлеге барлыкка килүенә бик рәхмәтлебез. Әлеге проектны гамәлгә кертү безнең эшне җиңеләйтте, халыкка хезмәт күрсәтү өчен вакытны арттырды". Модульле структура ярдәмендә медицина мәгълүмат системалары ФАПларның эшен нәтиҗәле автоматлаштыралар, хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырачаклар.